Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының киңәйтелгән утырышында катнашты, анда оешманың утыз еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Биредә үк милли сәясәтне гамәлгә ашыру, республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләре каралды.