Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе көне белән котлады

2022 елның 4 ноябре, җомга

Хөрмәтле нурлатлылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм даталары алдыннан зур хөрмәт белән нурлатлыларның бердәмлеген  уртак карашта булуын, тынычлык һәм килешүгә омтылып яшәүләрен билгеләп үтәсем килә. Бу эштә яки ял итүдә булсынмы, кайгыда яки шатлыктамы – һәр нәрсәдә чагылыш таба. Һәм бүген, соңгы вакытларда булып торган сәяси вакыйгалар фонында да  сез иң яхшы кешелек сыйфатлары күрсәтәсез. Районыбызда гомер итүче халыклар арасында озак еллар дәвамында яшәп килүче дуслык бердәмлек һәм тынычлыкка нигезе бирә. Җәмгыятебезнең бөтенлеге дә нәкъ менә милләтара татулык хисабына сакланачак һәм ныгытылачак.

Дәүләтебез төзелеше процессына нурлатлыларның да зур өлеш кертүен  билгеләп үтми булмый. Быел без Татарстан Югары Советының республикабыз Конституциясен кабул итүенә 30 ел тулуны билгеләп үтәбез. Һәм Татарстанның Россия Федерациясендә икътисадта, социаль өлкәдә, рухи, мәдәни үсештә әйдәп баручы урынны алып торуына районыбыз халкының да зур тырышлыгы керә.

Хөрмәтле нурлатлылар! Конституцияне тайпылышсыз үтәп, республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тотып, без аның алдагы үсешен  тәэмин итәчәкбез. Һәр яңа көн нәтиҗәле хезмәт, яңа белемнәр һәм тәҗрибә алып килсен иде. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек телим!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International