Нурлат районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Тантаналы чара Халыклар Дуслыгы Йортында узды.

Бүген Нурлатта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды. Чарага игенчелек һәм терлекчклек, эшкәртү предприятиеләренең иң яхшы хезмәтчәннәре, фермерлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шулай ук тармак ветераннары чакырылган иде. Сәхнәдән аларга фидакарь һәм авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәт сүзләре әйтелде.

Бәйрәм кунакларын Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов һәм башкалар котлады.  

 

«Бүген сез бәйрәмнең төп кунаклары һәм геройлары. Иң катлаулы ситуацияләрдә куелган максатларга ирешүдә сезнең тырышлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә шушы сыйфатлар нәтиҗәсендә районның азык – төлек иминлеге тәэмин ителә, ә безнең өстәлләр сезнең көчегез белән туган җиребездә үстерелгән продуктлар белән тулы», - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Алмаз Сәлим улы. Ул агросәнәгать комплексы алдынгыларын Мактау грамоталары белән билгеләп үтте, шулай ук Никитин Кубогын һәм комбайнчылар конкурсында җиңү өчен 50 мең сумлык сертификат тапшырды. Быел бу бүләккә «Сөләйманов Ә.И.» КФХ комбайнчысы Рәмис Нямаев лаек булды, ул бу сезонда 4464 тонна ашлык суктыруга ирешкән. Бу конкурста комбайнчы өчен икенче җиңү.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның котлавын җиткерде. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәхнәдә тармак ветераннары да чыгыш ясады, әлеге чара талантлы якташыбыз Рөстәм Насыйбуллинның, сәхнә осталарының иҗади номерлары белән чиратлашып барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International