Нурлат районы Үрнәк авылында яңа кибет ачылды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Кибет «Авыл кибете» республика программасы буенча төзеделәр.

Нурлат районы Үрнәк авылында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан яңа кибет ачылды. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов авыл халкының шатлыгын уртаклаштылар. 

100 дән артык кеше яшәгән зур булмаган авыл кешеләре өчен бу вакыйга соңгы елларда иң шатлыклы вакыйга булды. Авылда 15 елдан артык стационар кибет булмаган, Нурлат райпосының автолавкасы атнага ике тапкыр хезмәт күрсәткән. Яңа кибет ачылу «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды, аның кысаларында быел гына да республика буенча 13 стационар сәүдә ноктасы файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, аларның саны 126га җиткән. Нурлат районында бу - программа хисабына төзелгән өченче сәүдә объекты.

«Әлеге программа иң әһәмиятлеләрнең берсе дип саныйм. Кече торак пунктларда мондый объектлар очрашу урынына, авыл халкының аралашу үзәгенә әверелә. Әлеге программа мөмкинлекләре өчен Президент Рөстәм Нургалиевичка, Дәүләт Советына, Татарстан кулланучылар берлегенә рәхмәт белдерәсем килә», – диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм подрядчы оешма төзүчесе Фәнис Зәйнетдиновка Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантаналы музыка астында авыл халкы кибеткә узды, анда аларга бай ассортименттагы азык-төлек, шулай ук көндәлек тауарлар тәкъдим иттеләр.  Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Равил Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, кибет авыл халкы белән килешенгән график буенча эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International