Бүген, 3 ноябрьдә, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны кабул итте.
Очрашуда Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәррина Сәйфетдинова да катнашты.
Депутат янына 8 нурлатлы килде. Әйтик, Спартак урамында яшәүче Галий Насыйров Спартак, Западняя һәм Полевая урамнарында җимерелгән юлларга карата сорау белән мөрәҗәгать итте. Биредә үзара салым программасы буенча күптән түгел үзәк канализация үткәрү эшләрен төгәлләделәр.
«Эшләрдән соң урамнарда төзелеш чүп-чары, тигезсезлек калды. Әйтик, безнең урамда асфальт юлның бер ягы тулысынча җимерелгән, машиналар өчен бер яклы хәрәкәт калды, әле ул бөтен җирдә», – диде ул һәм дәлил итеп Людмила Николаевнага видеоязма күрсәтте.
Людмила Рыбакова юлның бу өлешен тигезләмәскә, җир утырып беткәнче язны көтәргә киңәш итте, югыйсә колея барлыкка киләчәк. Зәрринә Сәйфетдинова бу мәсьәләне контрольгә алды һәм, әгәр җир мөстәкыйль урнашмаса, ул вакытта май-июнь айларында грейдер узачак, юлны чистартачаклар һәм тыгызлаячаклар, диде.
Нурлатлылар депутатка йортта газны өзү, пенсияне яңадан исәпләү, Совет урамындагы йортта капиталь ремонт, фатирда җылылык счетчикларын кую һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Кайбер сорауларга аңлатма бирү өчен районның социаль яклау бүлеге, Россия Федерациясе Пенсия фондының Нурлат районындагы клиентлар хезмәте вәкилләре, Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров чакырылган иде.
Людмила Рыбакова барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирде, кайберләрен үз контроленә дә алды.