Бүген тантаналы шартларда Батырлык ордены белән 20 июньдә Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Хәйров Айдар Али улы бүләкләнде. Бүләкне солдатның әтисе Али Сабир улы Хәйровка тапшырдылар. Чара ул 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр белем алган шәһәрнең 2нче мәктәбендә узды.
Чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашты. Якташын искә алырга аның укытучылары, сыйныфташлары, мәктәп укучылары, Россия гвардия хезмәткәрләре һ. б. килде.
«Илебезнең барлык буыннарына диярлек сугыш һәм хәрби конфликтлар туры килде. Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбыз буыны Ватаныбызны фашизмнан саклый, кулларына корал тотып, Европаны нацизмнан азат итә. Аннары башка бик күп сугышлар булды. Нурлатлыларның барлык буыннары да лаеклы хезмәт иттеләр, күбесе орденнар, медальләр белән кайттылар. Бүген без Хәйров Айдар Алиевичны искә алабыз. Армиядә хезмәт иткәннән соң күп еллар узуга карамастан, ул хәрби комиссариатка килеп, махсус хәрби операция үткәрү зонасына китә, герой буларак һәлак була. Тагын бер тапкыр барлык нурлатлылар һәм үз исемемнән гаиләгезгә килгән кайгыны уртаклашам. Бүген без аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклибез, мондый бүләкләргә барысы да лаек түгел. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, әти – әнисе аны чын Кеше, чын ир итеп тәрбияләгән»,-диде Алмаз Әхмәтшин, герой якташыбыз турындагы истәлек мәңгеләштереләчәген, шәһәрнең бер урамы аның исеме белән аталачак билгеләп.
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Айдар Хәйровны Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы Указын укыды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков батырларча һәлак булган нурлатлының әтисенә бүләкне тапшырды.
"Бүген, бүләк тапшырганда, без йөзләгән кешене коткарган батырлык - Айдар Алиевич батырлыгы турында сөйләшәбез. Ул моны башкаларны яклап, үзен аямыйча эшләгән. Һәм бу батырлыкны без 80 ел элек бабаларыбыз башкарган батырлык кебек үк истә тотарга тиешбез. Хөрмәтле Али Сабир улы һәм Айрат Алиевич, без сезнең улыгыз һәм абыегыз белән горурланабыз", - дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков үлгән Али Сабир улының әтисе һәм энесе Айрат Хәйровка.
Айдар Хәйров турында истәлекләре белән аның укытучылары һәм сыйныфташлары бүлеште.
"Айдар һәрвакыт бик тыйнак егет булды, әмма шул вакытта сүзендә торучан иде. Игелекле, ярдәмчел булып – ул безнең хәтердә мәңгегә шулай калачак», – диделәр Наталья Львова һәм Алексей Птичкин, 1 нче сыйныфтан ук Айдар белән бергә укыган сыйныфташлары.
"Айдар укыган сыйныфта мин татар теле һәм әдәбиятын укыта идем. Хәтеремә ул иң гади егет, якты йөзле, һәрвакыт йөзендә елмаю белән кереп калды. Тыйнак, тәртипле, мәрхәмәтле", - диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Яруллина.
"Айдар Хәйров истәлегенә 2022 елның сентябрендә мәктәптә аның биредә укыган еллары турында истәлекле билге куелды. Педагоглар коллективы һәм укучылары көче белән аның истәлегенә стенд ясадык, һәр укучы аның турында белсен, горурлансын өчен аны мәктәп коридорына урнаштырдык», – дип билгеләп үтте 2нче мәктәп директоры Халидә Шәрәпова.
«Без район җитәкчелегенә һәм барлык нурлатлыларга улыбыз һәм абыебызны искә алуыгыз өчен рәхмәтле. Өегезгә беркайчан да бәла килеп килмәсен", - диделәр чара ахырында Али белән Айрат Хәйровлар.
Хәйров Айдар 2000 елда шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлый, аннары Казан автотранспорт техникумында укый. 2 ел Россия Армиясе сафларында Мәскәүдә хезмәт итә. Соңгы елларда ул вахта ысулы белән Арктикада машина йөртүче булып эшли. 20 июньдә Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аңа 39 яшь иде.