Нурлатта район Советы сессиясендә район Башкарма комитетының яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта Нурлат муниципаль районы Советының XXII сессиясе узды.

Район Советы сессиясе дәүләт гимннарыннан башланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Рәис Сөләйманов, Шамил Яһудин катнашты.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узган XXII сессиядә берничә мәсьәлә каралды. Иң элек район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды. Депутатлар бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сәйфетдинова Зәрринә Ринат кызы кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. "Зәрринә Ринат кызы район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы буларак та, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары да, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфасында да үзен җаваплы җитәкче буларак танытты», – диде Алмаз Сәлим улы әлеге җаваплы вазыйфада да аңа уңышлар теләп.

Сессия көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышу белән дәвам итте. Финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлова 2023 һәм 2024, 2025 елларга район бюджеты турында мәгълүмат бирде. Нурлат муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лилия Закирова чыгыш ясады.  Нурлат муниципаль районы Советының «Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» 2019 елның 25 февралендәге 204 номерлы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә протокол нигезендә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International