Нурлатта ТР Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте депутат төркеменең күчмә утырышы узды.
Сөйләшү башланганчы анда катнашучылар шәһәрнең социаль әһәмиятле объектларында булдылар һәм чыгышлары барышында Нурлат һәм район җитәкчелеге адресына мактау сүзләре әйттеләр.
- Нурлат бездә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Мин республикабызның күп кенә районнарында булып, биредә яшьләр үсеше өчен, үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге булган пенсионерлар өчен булдырылган куәтле инфраструктура турында фикер йөртә алам, – дип белдерде Нурлат кунакларының гомуми фикерен ТР Дәүләт Советында «Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе, «Зарница» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Абдулҗанов.
Утырышны ачып, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, беренче чиратта, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге яшьләрнең уңышлары белән таныштырды, шулай ук безнең районда һәр яшь кеше үзләрен производствода, фәндә, сәнгатьтә, спортта гамәлгә ашыра алсын өчен барысын да эшләнүен билгеләп үтте.
- Алга гына! Алга! - ул яшьләр даирәсе вәкилләрен районның иҗтимагый тормышында активрак катнашырга, туган ягын яратырга чакырды.
«ТНВ» Югары Советы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова хәзерге заман җәмгыятенең төп үзенчәлеге-сәяси тормышның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
- Кешеләр анда үз вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге аша катнашалар. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте республикада беренчеләрдән булып гражданлык җәмгыяте төзү идеясен хуплады һәм бу институтның мөһим өлеше булды. Сайлауларга һәм башка шартларга карамастан, хәрәкәт үзенең төп приоритеты итеп халык белән эшләүне билгеләде. Фикер алышу, норма чыгару процессына вакытында төзәтмәләр кертү өчен бүгенге көндә берни дә яхшырак нәрсә уйлап табылмаган әле, - диде Алсу Габдрахман кызы.
«МАКойл» АҖ генераль директоры Дамир Ишкинеев җитәкләгән «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы тарафыннан башкарылган эшләр дә депутат төркеменә югары бәя бирде. Аның бүлекчәнең иҗади эшчәнлеге турындагы хисап докладын 8нче сайлау округы буенча «ТНВ» хәрәкәтеннән депутат Юлия Магарина тулыландырды.
Катнашучыларда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетының яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Динар Бариев һәм тхэквондо буенча тренер-укытучы, Яр Чаллы шәһәрендә «Дельта» функциональ спорт һәм сугышчан көрәш төрләрен үстерү үзәге директоры Дамир Хөснетдинов чыгышлары да зур кызыксыну уятты.
Очрашу бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Ә аның ахырында шундый мөһим сүзләр яңгырады: “Үткәндә, киләчәктә һәм бүгенгебездә яхшылык кала". Бу катнашучыларга актив гражданлык позициясе, иҗади үсеш, уртак йортыбызда – Татарстан Республикасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау идеясе белән берләшкән тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде!