Парк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы һәм үзара салым программасы ярдәмендә файдалануга тапшырылды.
Аны ачу тантанасы район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында авыл мәдәният йортында узды.
"Ярый, хәзер авылларны үстерүгә төрле дәүләт программалары ярдәмгә килә. Аларда катнашу буенча Сезнең авыл җирлеген мисал итеп куярга мөмкин. Үзара салым программасы буенча сез бик зур эш башкарасыз, бу елларда ике авылда 16 километр юл салынган. Бу парк шулай ук авылның үзгәрү символы. Ул үсә бара, матурая», – диде Алмаз Сәлим улы, авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакировага яңа паркта балалар мәйданчыгын төзекләндерү өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
«Күптән түгел без үз алдыбызга авыл белән шәһәр арасында булган аерманы бетерү бурычын куйдык. Бүген республика җитәкчелеге авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Хәзерге вакытта авылларда да шундый матур парклар һәм скверлар төзелә. Сезнең парк берничә елдан соң районда иң матурларның берсе булыр дип ышанам», – диде Әгъзам Саматович, бүләк тапшырганда.
Бикүледәге ял һәм күңел ачу паркын подрядчы оешма ике атна эчендә генә төзегән. Дөрес, авыл халкы парк турында күптән хыялланган һәм әзерлек эшләрен 2020 елдан алып алып барган.
"Авылда балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерә торган мәдәни-ял үзәге булдыру теләге күптән туды. Без аны җайлы гына түгел, заманча һәм уңайлы да итәргә теләдек», – ди Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Бәлки әле күпмедер вакыт элек кенә болар авыл халкының хыялларында гына калыр иде, хәзер башкача. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында бирелә торган грантлар инде берничә ел дәвамында илебездә уңышлы эшли, авыл халкына иң кыю планнарны һәм ниятләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Авыл җирлеге Башкарма комитетының программада катнашу өчен гаризасы да хупланды, быел да, акча бүлеп бирелгәч, кыска вакыт эчендә авыл үзәгендә шундый әкият паркы барлыкка киләчәк. Парк төзелешенә тотылган 3 млн сумның күп өлеше-федераль бюджеттан, бер өлеше – республика бюджетыннан, 1 млн сумнан артыгы – үзара салым акчасы.
Бикүледәге парктан хәтта шәһәрлеләр дә көнләшерлек. Аның аркалы капкалары ерактан игътибарны җәлеп итә, территориясе 3D койма белән әйләндереп алынган. Сукмаклары яссы брусчатка белән тезелгән, уртасында – уңайлы эскәмияләр белән массакүләм чаралар үткәрү мәйданы урнашкан. Бераз читтә Гашыйклар эскәмиясе дә бар. Паркта яктырту урнаштырылган, шуңа күрә ул көндез дә, кичен дә буш тормас.
"Паркның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә. Шуларның 300 квадрат метрында брусчатка җәелгән, калганын яшел зона, балалар өчен уен мәйданчыгы итеп куярга планлаштырабыз», – диде Алсу Минһадыевна.
Паркны яшелләндерү инде башланган, аның периметры буенча яшел һәм зәңгәр чыршы утыртканнар, ә җәен, әлбәттә, авыл халкы белән бергә чәчәкләр дә утыртачаклар.
«Авылдагы тормыш шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Әгәр дә ул яхшырак булмаса, чөнки аның саф һавасы һәм киңлеге нәрсә тора. Хәзер бездә ял итү өчен бик яхшы парк бар инде. Үзебез дә төрле чараларга киләчәкбез, балалар да вакытларын файдалы итеп үткәрә алачак», – диләр бикүлеләр Илназ һәм Кәүсәрия Җамалетдиновлар.
Бикүлеләр паркны юкка гына «Туган авылым» дип атамаган. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган җирен, авылдашларын сагына, чөнки Кече Ватан һәркемнең күңелендә. Димәк, парк алар өчен очрашу урыны да булачак.
Кунаклар шулай ук быел авыл халкы төзегән күперне карады.