Нурлат районы Якушкино авылында Башкарма комитетның яңа бинасын ачу тантанасы булды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Якушкино авыл җирлеге Башкарма комитеты коллективы өчен күптән көтелгән өй туе барлык халык өчен бәйрәм булды дип әйтергә була. Мөхтәрәм кунаклар - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин һәм район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да бу көнне аларның шатлыкларын уртаклашты. Бинадан символик ачкычны объектны төзү белән шөгыльләнүче компания директоры Руслан Хәсәнҗанов тапшырды.

Кунаклар подрядчы оешманың башкарылган эшен югары бәяләделәр һәм Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллинга уңай үзгәрешләр тудыру өчен нәтиҗәле эш теләделәр, Башкарма комитет бинасы халыкка дөрес һәм лаеклы хезмәт итәр – авылда беренче чираттагы бурычларны хәл итү өчен гражданнар белән аралашу һәм очрашулар үзәге булыр, дип ышаныч белдерделәр. Бу эштә Әгъзам Саматовичның бүләге дә ярдәм итәчәк. Изге теләкләр белән ул авыл җирлеге Башкарма комитетына принтер алу өчен сертификат тапшырды.

Бу вакыйганы монда дистә ел гына көткәннәр дип әйтү хата булмас. 85 елдан соң Якушкино авыл җирлеге Башкарма комитеты өчен агач һәм авария хәлендәге бинага алмашка яңасын төзеделәр. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Уңайлы, якты кабинетлар, матур интерьер, барлык кирәкле элемтә тоташтырылган, хәтта кайнар су да бар. Бина өчен урын да бик уңышлы сайланган. Ул авыл уртасында урнашкан, күршедә генә мәктәп, кибет, мәдәният йорты урнашкан.

Мондый мөһим вакыйга уңаеннан авыл халкының шатлыгы да аңлашыла. Җирлекнең һәр өлкән кешесе елга бер тапкыр булса да җирле Башкарма комитетка төрле хезмәт күрсәтүләрр буенча мөрәҗәгать итә: белешмә, консультация алырга киләләр, кемгәдер субсидия алу, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк.

– Авыл халкын шундый яхшы шартларда кабул итүе дә рәхәт, - ди Хасибулла Хәбибулла улы һәм шунда ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыга. - Аның инициативасы һәм республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән максатчан программалар эшли. Безнең Башкарма комитет өчен бинаны да финанслау күләме 7 миллион сумнан артып киткән шундый программаларның берсе буенча төзеделәр.

Башкарма комитет коллективы чагыштырмача зур түгел, барлыгы 4 кеше. Авыл кешеләре сүзләренчә, аларның һәркайсы монда үз урынында. Секретарь Елена Мифтахова, бухгалтерлык һәм хәрби исәп буенча белгечләр Алена Иванова һәм Наталия Матвеева әлегә яңа урында гына яшиләр, гәрчә, күнегергә бик озак кирәк булмаячак, диләр.

Фаил Әхмәтҗанов яңа бинаны ачу тантанасына Салдакайдан, ә Нина Миронова Абрыскиннан килгән иде. Бу авыллар шулай ук Якушкино авыл җирлеге составына керә.

- Авылда социаль объектлар төзелгәч, бу һәрчак әһәмиятле. Алар бит бөтен җирлек тормышына кагыла. Әле күптән түгел генә без мәктәпне тулысынча яңартуыбызга шатландык һәм балаларыбыз хәзер бик яхшы, заманча шартларда белем алалар. Бүген яңа бина ачылуы да бөтен кешегә дә шулай шатланырга сәбәп түгелмени? Без дус яшибез. Кешеләребез хезмәт сөючән, актив, умартачылык белән шөгыльләнә, яшелчә үстерәләр, фермерлар бар, шәхси хуҗалыкларда да берничә сыер асрыйлар, – диделәр алар. Шулай ук ихлас күңелдән бу йортның ешрак яхшы хәбәрләр белән килүен теләделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International