Хәзер нурлатлылар сәламәтлек һәм озын гомер теләкләрен шул ук исемдәге үзәктә чакыру буларак кабул итә ала.
Чөнки «Татнефть» гранты ярдәмендә шәһәрдә сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек үзәге ачылды.
Биредә Нурлатның үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев әйткәнчә, урта яшьтәге кешеләр өчен төрле сәламәтләндерү чаралары, шул исәптән психологик тренинглар да үткәреләчәк. Грантның җиңүчесе булып «Россия Кызыл Хач»бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тора. Шуның белән бергә Үзәкне булдыру безнең шәһәрдә дә әлеге иҗтимагый оешманың бүлекчәсе ачылуы турында сөйли.
– Нурлат өчен бу әһәмиятле вакыйга, - дип билгеләп үтте Кызыл Хачның Татарстан Республикасы буенча Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин. - Әлеге үзәктә ковидтан соң тернәкләнү өчен шартлар тудырылган, биредә физик сәламәтлегеңне саклап калырга мөмкин: тренажерлар бар, дәвалау физкультурасы буенча чаралар эшләнгән, скандинавия йөреше өчен таяклар сатып алганнар…
Грант проектының максаты турында «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Андрей Анисимов әйткәнчә, ул өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итүдән гыйбарәт. Һәм үзәккә беренче килүчеләр бар.
– Бүгенге көндә безнең предприятиенең 27 ветераны язылды, әмма бу әле башы гына, - дип билгеләп үтте Нурлат территориаль округы нефть оешмаларының ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина.
Ә иң мөһиме – үзәккә нефтьче ветераннар гына түгел, башка тармак пенсионерлары да йөри ала. Районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Разия Садретдинова билгеләп үткәнчә, бу аеруча мөһим, һәм өлкән яшьтәге кешеләрне яңа үзәк мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.
Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек үзәгендә ачылган беренче көнне үк Кызыл Хач вәкилләре беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс күрсәттеләр, аралашу психологиясе буенча тренинг үткәрделәр.