Район автоинспекторлары белән берлектә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелә.
Еш кына яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары әгъзалары төрле ярышларда да очраша. Ә менә үзәк мәйданда һәм аның янәшәсендәге урамнарда бу форматта-беренче тапкыр.
- Мондый форматны очраклы гына сайламадык. Элек реаль шартларда үткәрә идек, хәзер шәһәр урамнарына чыктык. Биредә алар теорияне дә кабатлый, практик күнекмәләрне дә ныгыта алачаклар, - диде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең Нурлат профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова.
Чара район башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә узды.
- Мондый әһәмиятле чарада ата-аналар җәмәгатьчелегенең дә катнашуы куанычлы. Ата – аналар комитеты вәкилләре жюри әгъзалары буларак чыгыш ясыйлар, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Тимофеева.
Квест һәрберсе составында районның 7 мәктәбе командасын берләштерде. Уен башында отряд командирлары станцияләр урнашкан урын белән маршрут таблицаларын алдылар. Аларның кайберләрендә балаларга зирәклек, җитезлек, тизлек күрсәтергә туры килде, ә башкаларында, киресенчә... Әйтик, «Ашыкмый барсаң – тизрәк барып җитәрсең» станциясендә катнашучылар алдында бурыч гади генә түгел иде: 10 секунд эчендә велосипедта мөмкин кадәр аз ара үтәргә кирәк иде. 8нче шәһәр мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Данил Абрамов биремне үз командасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп башкарды.
- Без велосипедта тиз йөрергә күнеккән, әкрен генә педальне әйләндерергә һәм егылудан сакланырга кирәк дип уйламаган идек. Бирем бик кызыклы, миңа ошады, - дип уртаклашты ул.