Нурлат районына эш визиты белән Әгъзам Гобәйдуллин килде

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Нурлат районына эш визиты белән Әгъзам  Гобәйдуллин килде. Бүген Нурлат районында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында, шулай ук ТР Президенты Администрациясеннән безнең район кураторы Ленар Сабиров белән бергә, «Туп» футбол манежын, капиталь ремонттан соң үзәк җирлекара китапханәне карадылар.

Кунаклар шулай ук бу уку елында капиталь ремонттан соң мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасы буенча төзекләндерелеп кулланылышка тапшырылган шәһәрнең 1нче мәктәбендә булдылар.  Биредә кунаклар мәктәпнең волонтерлык хәрәкәте эше белән таныштылар. Алар безнең Добассада солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыялар, аларга җылы теләкләр язалар. Мәктәпнең театр түгәрәге әгъзалары спектакльдән татар телендә өзек күрсәттеләр. Шулай ук Әгъзам Гобәйдуллин «Үсеш ноктасы» буенча җиһазландырылган кабинетларда химия, физика, биология дәресләрендә булды.

Аннары алар күптән түгел ачылган Г. Кариев скверына уздылар. Биредә кунаклар якташыбыз, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International