Шәһәрдә тротуарлар төзү һәм юл челтәрен төзекләндерү дәвам итә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә шикәрчеләр микрорайонының Завод урамында аеруча җанлы: 3нче номерлы мәктәп янында 450 м тротуар һәм парковка зонасы төзелеше тулы көченә бара.

- Районыбыз башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин мөрәҗәгате буенча республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тротуарлар төзүгә якынча 50 миллион сум акча бүлеп бирде. Хәзер бу эшләр бер үк вакытта берничә микрорайонда алып барыла, – диде НУАД начальнигы Рафис Сафиуллин, тротуарлар төзү программасының күчмә булуын, эшләрнең 90 проценты быел тәмамланачагын, 10прценты киләсе елда тәмамланачагын билгеләп.

– Эшкә күптән түгел генә керештек, беренче катлам – комлы нигезне салдык, хәзер вак таш җәю белән мәшгульбез. Барлыгы 7 юл эшчесе, 2 берәмлек техника җәлеп ителде, - дип төзү барышы белән таныштырды идарәнең эш җитештерүчесе Виталий Булатов.

Әлбәттә, микрорайонда яшәүчеләрнең барысы да уңай үзгәрешләргә шат. Пенсионер Нина Сиплатова Завод урамында инде 25 ел яши, тротуарның булмавы уңайсызлыклар тудырды, ди.

– Бездә дә тротуар булачагына без бик шат. Хәзер кибеткә дә тыныч кына йөреп, йөреп булачак, – дип уртаклашты Нина Григорьевна.

“Элек мәктәпкә кадәр юл буйлап барасы иде, көз көне бигрәк тә уңайсыз иде, машиналар да күп була", – дип шатлануын яшерми 3нче мәктәп укучылары Даниил Шишокин һәм Григорий Галәветдинов.

 

Тротуарлар төзү һәрвакыт район җитәкчелеге контроле астында, шушы көннәрдә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзекләндерелә торган барлык участокларда эшләр барышы белән танышты.

- Соңгы елларда тротуарлар һәм шәһәрнең юл челтәре төзелешенә аерым игътибар бирәбез. Бу шәһәрнең йөзен яхшырту өчен генә түгел, куркынычсызлык өчен дә кирәк. Агымдагы елда зур күләмле эш башкарылды инде, өстәмә финанслау аларны дәвам итәргә дә мөмкинлек бирә, – диде Алмаз Сәлим улы.

Шундый ук эшләр тимерьюлчылар микрорайонда да бара. Моннан тыш, монда гражданнар сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлдән тимер юлчылар скверына кадәр тротуар төзү ахырына якынлашкан диярлек, юл эшчеләре тагын берсен 8нче мәктәп янында төзиләр.

- Биредә укучыларны утырту һәм төшерү өчен мәктәп автобуслары өчен парковка зонасы да булачак, – дип аңлатты Рафис Сафиуллин.

Тротуарны шәһәр гимназиясе укучылары да көтә, юл төзүчеләр сүзләренчә, ул Ленинград урамын Нурлат урамы белән тоташтырачак, балалар белем бирү учреждениесенә генә түгел, спорт паркына да имин барып җитә алсыннар. Моннан тыш, яңа тротуарлар «Әкият» балалар бакчасы, «Батыр» һәм «Тулпар» спорт объектлары янында, Захаров һәм Гыйматдинов урамнарында барлыкка киләчәк. Димәк, безнең шәһәрдә сыйфатлы, ә иң мөһиме куркынычсыз җәяүлеләр зоналары тагын да күбрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International