Нурлат шәһәренең яшь боксчылары Азнакайда призлы урыннар яулады

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Алар бокс буенча АИБА халыкара категорияле судья Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә багышланган турнирда өч медаль яулады.

Нурлат шәһәренең «Фанат» бокс клубы әгъзалары АИБА халыкара категорияле судья Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс буенча турнирда көч сынашты. Турнирда Татарстан һәм Башкортстаннан 90лап яшь спортчы катнашты.

Беренче урыннарны Рамазан Низамов һәм Артемий Никифоров алды. Богдан Власенко үз авырлык категориясендә икенче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International