Нурлат нефтьчеләренең үз скверы булачак

2022 елның 30 октябре, якшәмбе

Бик тиздән Яшьлек микрорайонында яшәүчеләрнең дә үз җәмәгать киңлеге булачак.

Нефтьчеләр скверы Самаренкин һәм Совет урамнары чатында урнашкан, хәзер биредә төзелеш-монтаж эшләре бара. Алар “Татнефть”нең грантлар бәйгесендә откан акчалар хисабына үткәрелә.

Әле төзелешнең беренче этабы гына тәмамланып килсә дә, инде бүгеннән үк биредә балалар һәм өлкәннәр дә үзләренә туры килерлек шөгыль таба алачак дип әйтергә мөмкин. Биредә балалар һәм спорт өчен резин өслекле мәйданчыклар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары, ял зонасы һәм башкалар булачак.

 – Яңа скверның ачылуын түземсезлек белән көтәбез, чөнки ул дуслар белән аралашу, гаилә белән ял итү урыны булачак. Элегрәк бу хакта хыяллана да алмый идек бит. Ишегалдыбызда да мәйданчык бар анысы, әмма ул берничә күпфатирлы йорт өчен уртак һәм балаларга уйнар өчен урын җитмәгән чаклар да була, – дип уртаклашты ике бала әнисе Екатерина Таһирова, алар ерак түгел генә яши. Микрорайондагы үзгәрешләргә яшь буын да шат. “Башта без биредә нәрсә төзиләр икән дип озак уйландык. Сквер төзелүен белгәннән соң, бик шатландык. Дусларыбыз белән биредә вакытны ничек үткәрәчәкбез дип бүгеннән планнар төзибез инде”, – дип уртаклаштылар Данияр Сәлахов һәм Радмир Кузнецов.

– Хәзерге вакытка эшләрнең 70кә якын процентын башкардык, 200 квадрат метрда брусчатка түшисе генә калып бара. Хәзер туфрак ташыйбыз, һава шартлары мөмкинлек биргәндә тигезләп калачакбыз, – дип сөйләде подряд оешмасы вәкиле Ильмир Гайфетдинов. Эшләрнең барышы белән шул көннәрдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да танышты. Ул төзүчеләр алдына скверны сыйфатлы һәм вакытында төзеп бетерергә дигән бурыч куйды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International