Һәм алар арасында иң беренчесе, әлбәттә инде, “Хәерле һәм имин юллар!” дигәне булачак. Әлеге теләк машина йөртүчеләр генә түгел, аларның төзеклеге өчен җаваплы кешеләр өчен дә мөһим. “Нурлат АТПсы” җәмгыятендә хезмәт куючы Али Хайров белән Александр Кадяшев төрле һөнәр ияләре: беренчесе – мәктәп автобусы йөртүчесе, икенчесе – cлесарь-ремонтчы. Әмма икесен дә үз вазыйфаларын балалар тормышы өчен зур җаваплылык тоеп башкару берләштерә. Александр Кадяшев – АТПда бердәнбер слесарь-ремонтчы. Ремонт-механика остаханәсендә көн дәвамында бер генә буш минуты да юк: аның һәм үзе белән бер командада эшләүче агрегатчы, эретеп ябыштыручы, электрикның алтын куллары аша предприятиенең 60ка якын автобусы уза. Ашыгыч ремонт таләп ителгәндә, ялларда да эшкә чыгарга туры килә икән, шуңа агымдагы һөнәри бәйрәмне дә эштә каршы алулары бик ихтимал әле.
– Автобуслар рейска үзвакытында һәм төзек чыгып китәләр, иң мөһиме шул, – ди Александр Васильевич үзе бу уңайдан. Ул 19 яшеннән руль артында, шуңа ике дистә ел элек эшен кискен үзгәртүдән курыкмаган: – Һәр йөртүче машина ремонтлый белә, эшем авыр түгел. Дөрес, хезмәтен үзгәртү белән җаваплылык даирәсе дә киңәйгән: элек үз пассажирларын гына кайгыртса, хәзер мәктәп, шәһәр, шәһәрара маршрутларында йөрүче һәркемнең иминлеге аның үз вазыйфаларын зур игътибар белән һәм оста итеп башкаруына да бәйле. Шуңа һәр эш көне автобусларның төзеклеген һәм төрле механизмнарының тәртиптә булуын тикшерүдән башлана. Хәер, Али Хайров та көндәлек хезмәтенә нәкъ шулай керешә.
– Иртән эшкә килүгә үк автобусның маен, суын карыйм, һәр утыргычның иминлек каешларын барлап чыгам, салонга дезинфекция ясыйм. Ә юлларда тизлек режимын бозмаска, һәр пассажирның да утырган һәм иминлек каешын каптырган булуын контрольдә тотарга кирәк, – ди ул.
Али Сабировичның машина йөртү тәҗрибәсе – 46 ел, шуның соңгы дистә елында укучыларны мәктәпкә ташый. Хәзерге вакытта Югары Нурлаттан – шәһәрнең 9нчы мәктәбенә.
– Әле менә берничә көн эштә булмый торган идем, балалар, ә алар 26ау, югалтканнар, килеп-килеп кочаклыйлар. Инде мәктәпне тәмамлап чыкканнары да, урамда очратсалар, исәнләшмичә калмыйлар. Хезмәтем өчен иң зур рәхмәт шулдыр, – ди ул.
Нурлат АТПсында эшләүче 85 хезмәткәрнең һәркайсы үзләренә йөкләнгән вазыйфаны әнә шулай – җиренә җиткереп башкара. Башкача мөмкин дә түгел, юлга чыккан һәркемнең иминлеге шуннан да тора бит.