Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлый

2022 елның 30 октябре, якшәмбе

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ышанычлы һәм куркынычсыз автомобиль хәрәкәте яшәешебезнең алыштыргысыз өлешенә әверелде. Халыкның тормышкөнкүрешен сезнең бердәм һәм намуслы эшегездән башка күз алдына да китереп булмый. Хәрәкәтнең тизлеге һәм куркынычсызлыгы – бүгенге көннең иң мөһим таләпләре. Шоферлар, ремонтчылар, диспетчерлар, кондукторлар, инженертехник персонал үзләренең җаваплылыклары һәм һөнәрмәнлекләре белән замана таләпләренә туры килерлек хезмәт башкаралар, кешеләрне транспорт белән өзеклекләрсез тәэмин итәләр һәм туган җиребезнең үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Автотранспорт тармагы ветераннарына аны үстерүгә куйган өлешләре өчен аерым хөрмәт белдерәсем килә. Һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм түземлегегез өчен рәхмәт сезгә! Барлык автомобильчеләр – һәвәскәрләр һәм һөнәрмәннәргә дә имин, һәлакәтләрсез юллар, сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан - яңа һөнәри уңышлар телим. Техникагыз сынатмасын, ә юлларда һәрчак уңыш юлдаш булсын!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International