2022 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә, көндез һәм кич белән 15-20 м/с га кадәр көньяктан көчле җил (Казанда 15-17 м/с);
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
Бозлавык булганда:
Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренүчән жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урамны аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Ерактан күренүчән жилет кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"
8 (843) 288-46-96.