Бүген Мәскәүдә XIII съезд ачылды.
Баш мөхәррир-"Нурлат-информ" АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева Мәскәүдә Россия Журналистлар берлегенең XIII съездында катнаша. Измайловодагы «Мәскәү» конференц-залында узган чарага Россиянең барлык төбәкләреннән 300 гә якын делегат җыелган.
Кичә делегатлар өчен Россиянең әйдәп баручы массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен экскурсияләр оештырылды, ә бүген көн тәртибендә: нәтиҗәләр ясау, Уставны раслау, Россия Журналистлар берлеге рәисен сайлау, оешма структурасын үзгәртү, яңа нигезләмәләрне раслау һәм башкалар. Шулай ук съездда эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнәчәк.