Нурлат халкы идарәче компанияне үзе сайлый ала

2022 елның 29 октябре, шимбә

Үз соравыңны теләсә нинди структурага бирә алуның заманча мөмкинлеге тормышыбызны күпкә җиңеләйтте. Чыннан да, хәтта хат җибәрү өчен дә почтага барып йөрисе юк хәзер. Компьютерыңны кабызасың да, теге яисә бу порталны ачып, язасың да язасың. Тик бу сорау адресы буенча китте һәм һичкичекмәстән хәл ителә дигән сүз түгел. Ни өчен без бу мәсьәләне кузгаттыкмы? Эш шунда, күпфатирлы йортларның хосусыйлаштырылган фатир хуҗалары еш кына проблемаларын үзләре үк сайлаган идарәче оешма белән хәл итү урынына, район башкарма комитетына, хәтта “Халык контроле”нә дә мөрәҗәгать итәләр. Күрәсең, фатир милекчеләре, мисал өчен, ишегалдының кайсы өлешенә кер элү җайланмасын, яисә эскәмияләрне куюны үзләре хәл итәргә мөмкин булуын аңлап җиткермиләр.

– Фатир хуҗалары торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр форматы аша үз йортлары белән идарә итәләр: аны карап тору, ишегалдын төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итәләр, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин.

 – Еш кына башкарма комитетка нәкъ менә идарәче компанияләр хәл итәргә тиешле эшләр буенча шикаятьләр килә. Мисал өчен, күптән түгел генә бер фатир милекчесе йорт түбәсенең козырегын ремонтлау буенча мөрәҗәгать итте. Подъездларны җыештыру, ремонтлау буенча да мөрәҗәгатьләр бар. Аларны күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз идарәче оешмалары белән хәл итәргә тиешләр. Чөнки фатир милекчеләре ай саен йортның агымдагы ремонты, җыештырылуы, йорт яны территориясенең тәртипкә китерелүе өчен түлиләр, үз идарәче компанияләре хезмәткәрләренең хезмәт хакларын формалаштыралар дияргә мөмкин. Димәк, эшләрнең башкарылуын алардан таләп итәргә тиешләр. Шундый бер мисал китерик. Тельман урамы йортларының берсендә яшәүчеләр ишегалдында яктырткычлар урнаштыру мәсьәләсе буенча “Халык контроле” мәгълүмат системасына мөрәҗәгать иткәннәр.

 – Әлеге мәсьәлә шулай ук идарәче компания компетенциясендә, – дип билгеләп үтте “Халык контроле”нең Нурлат районы буенча модераторы, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Ралия Ханеева.

– Нәтиҗәдә, бу йортта яшәүчеләр бердәм рәвештә башка, ут-диодлы яктырткычлар урнаштырырга карар иттеләр һәм моны үз идарәче компанияләре белән берлектә тормышка ашырдылар. Әмма мәсьәлә дәүләт мәгълүмат системасы аша хәл ителде булып чыкты. Шуңа күрә шундый сорау туа да: ни өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә – проблемаларын идарәче компанияләр хәл итәргә тиешлеген белмиләрме яисә алардан җавап ала алмыйлармы?.. Әгәр дә инде идарәче компания белән идарә итеп булмый, ул мөрәҗәгатьләрне карамый һәм алар буенча чаралар күрми икән, аның урынына башкасын сайлау кулайрак булмасмы...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International