Нурлатта тулы куәтенә кышка әзерлек бара

2022 елның 29 октябре, шимбә

Кышкы чорда юл хуҗалыгы өчен җаваплы предприятиеләр исә елның иң салкын һәм алдан фаразлап булмый торган чорына әзерлекне җәйдән үк башлыйлар. Чөнки, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, кыш көне юл хәрәкәте иминлеге юл катламының торышына һәм юл элементларына да бәйле бит.

 – Кышкы чорда уңышлы эшчәнлек алып бару өчен әзерлек эшләренең тулы комплексын башкарырга кирәк, – диде ул аерым эшләрне атап, аларга автомобиль юллары кырыенда һәм буйларында үләннәрне чабу да керә. Машина йөртүчеләр моңа кышын аеруча рәхмәтле, чөнки әлеге эшнең нәтиҗәсе күрүчәнлекне арттыра, юлларда кар тоткарлануын булдырмый. Җәяүлеләр кичүләрендә һәм юлларның куркыныч участокларында яңа билгеләр урнаштыру, автомобиль юлларына термопластик белән разметкалар төшерү – боларның барысы да юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

– Быелгы сезонга юлчылар 367 иске юл билгесен алыштырдылар, ә җәяүлеләр кичүләрендә һәм юлның куркыныч урыннарында сары флуоресцент белән каймаланган юл билгеләре урнаштырыла, – дип билгеләп үтте Радик Габдуллович. Кар чистартучы техниканың булуы һәм аның торышы – кышкы чорда әһәмиятле моментларның берсе. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары әйтүенчә, автомобиль юлларында өзеклекләрсез эшне тәэмин итү өчен бөтен юл техникасы да бар, узган сезоннан соң алар ремонтланган, буялган, техник карау үткән, өстәмә асылмалы җайланмалар белән җиһазланган.

– Нурлат автомобиль юллары идарәсе балансында 33 данә кар чистарту техникасы, шул исәптән роторлы кар чистарткыч, катнаш юл машиналары, автогрейдерлар, төрттергечле һәм чүмечле тракторлар, төягеч һәм башка техника бар, – диде Радик Габдуллович. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе – кышкы чорда юлларны карап торачак икенче бер служба.

– Аның балансында 12 данә кар чистарту техникасы бар. Биредә дә, НУАДта да ул 100 процентка әзер. Тик менә тракторчыларның җитмәве генә кайбер проблемалар тудыра. Әлеге мәсьәләне хәл итеп булыр дип ышанабыз, – диде Радик Габдуллович. Кыш, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә килә. Аңа алдан әзер булып тору беркайчан да комачауламас. Бозлавыкка каршы материаллардан 6000 тонна ком, 2400 тонна техник тоз әзерләнгән.

Җирле  һәм төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлларына даими рәвештә мониторинг ясала. Кышкы юлларны карап торуга җәлеп ителгән техника график буенча тәүлек әйләнәсе кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International