Нурлатлылар продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте.
Иртәдән "Казан" Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды, анда Нурлат районы да актив катнаша. Традиция буенча фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, кооперативлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкала халкына зур ассортиментта яңа продукция тәкъдим итә. Болар-яшелчәләр, бал, ит, сөт, икмәк продукциясе, яшелчәләр. Мондый ярминкәләр уздыру - хуҗалыкларда үстерелгән продукцияне сату өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегеннән Джумабаевлар гаиләсе ярминкәгә бик күп казлар алып килделәр.