Бүген, 28 октябрьдә, шәһәр Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлауны ике тармак – автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты, шулай ук юл хуҗалыгы хезмәткәрләре кабул итте. Машина йортүчеләр беренче булып календарьдагы истәлекле датаны бу якшәмбедә билгеләп үтәчәк, ә юлчыларны ике атна элек котладылар. Ә бүген аларны сәхнәдә хөрмәтләделәр. Аларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.
«Традиция буенча без бер-берсеннән аерылмый торган ике тармакта эшләүчеләрне һәм ветераннарны хөрмәтлибез. Рәхмәт сүзләре белән мин җаваплы һәм мөһим һөнәр сайлаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм, - диде Алмаз Сәлим улы. - Районда юллар, тротуарлар төзелә һәм ремонтлана, республика һәм федераль программалар кысаларында, җирле бюджет хисабына ишегалды территорияләре төзекләндерелә. Болар барысы да юлларда йөрү уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү, кешеләрнең социаль өлкәсен һәм тормыш сыйфатын яхшырту төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән».
Алмаз Әхмәтшин үз һөнәрендәге иң яхшы хезмәткәрләргә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Чара барышында шулай ук район Башкарма комитеты, «Таграс-Холдинг» җәмгыяте, «Татнефтедор» һ.б. оешмалар бүләкләре тапшырылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәрринә Сәйфетдинова, «Татнефтедор» җәмгыяте директоры Рөстәм Гарифуллин, Нурлат автомобиль юллары идарәсе башлыгы Рафис Сафиуллин, «Нурлат АТП»сы генераль директоры Идрис Кәримов һ. б. һөнәри бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Ә район үзешчәннәре һәм балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр тантана уңаеннан концерт номерлары бүләк итте.