Нурлатта 82 мобилизацияләнүчене хәрби хезмәткә озаттылар.
Мобилизацияләнгән нурлатлыларны үзәк мәйданга озатырга бөтен шәһәр килгән кебек. Озатырга килүчеләр төрле гаскәрләрнең һәм дәүләт флагларын күтәреп килгән. Театр скверы сәхнәсеннән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Хөрмәтле якташлар! Һәр буынга даүз сугышлар һәм хәрби конфликтларны күрергә туры килде. Бабаларыбыз буыны Ватаныбызны фашизмнан саклады, сугышлар белән Европаны нацизмнан азат итте. Нурлатлыларның барлык буыннары да лаеклы хезмәт итте, күбесе орденнар, медальләр белән кайтты. Бүген без якташларыбызны озатып, әтиләре, бабалары кебек лаеклы хезмәт итүләрен телибез. Сезне якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез, дусларыгыз, барлык нурлатлылар исеменнән озатып, теләк телим: исән-сау кайтыгыз, җиңү белән! Без сезнең гаиләләрегезгә булышырбыз. Сез үз Ватаныгызның лаеклы уллары. Ватан "Кирәк”, - диде, сез барыгыз да, бер “Барабыз" дип җавап кайтардыгыз. Сез - илебез баһадирлары! Рәхмәт егетләр. Исән-сау кайтыгыз!».
Запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов да тәбрикләү сүзләрен әйтте. «Без үзебезне яхшы яктан гына күрсәтергә, дошман оясына, Берлинга җиткергән әти-бабаларыбыздан үрнәк алырга тиеш. Әгәр бу мәсьәләне уңай хәл итмәсәк, без якты киләчәкне күрмәбез. Безнең яклаучылардан дошманны аяусыз кыйнауларын, үзебезне һәм иптәшләребезне саклавын һәм җиңү белән өйгә кайтуларын үтенәм». Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм рухани Иерей Владимир Стекольщиков догалар укыдылар.
Мобилизацияләнүчеләр исә чакыру пунктына яхшы кәеф белән килделәр. "Техникумнан соң мин армиядә, мотоукчылар гаскәрләрендә, аннары артиллериядә хезмәт иттем. Хәрби чакыру 25 октябрьдә килде. Ватанны саклауга яхшы, дәртле хисләр белән барам. Бу безнең буынның бурычы», – диде Роман Михеев. "Улым үз Ватанын намус белән яклар дип ышанам. Догада торырбыз", - диде мобилизацияләнүченең әнисе. Романның туганнары һәм якыннары даирәсендә кәләше дә бар. "Әлбәттә, аерылу авыр. Ләкин мин аны көтәрмен. Барысы да яхшы булыр дип ышанам", - диде Анастасия. Рөстәм Фәхитов, нефтьче, повестканы кичә алган. "Яхшы кәеф белән хезмәт итәргә барам. Хәрби хезмәт тәҗрибәм бар- һава гаскәрләре рядовое. Дөрес, кызыма хезмәт итәргә китәм дип әйтмәдем, эш буенча киттем дип уйласын», – диде мобилизацияләнгән ата кеше. Аны озатырга Нурлат ПРС цехы коллективы да килгән. "Бүген без 6 хезмәттәшебезне озатабыз. Барысы да яхшы егетләр. Без аларга ышанабыз", - диде цех башлыгы Рөстәм Кашапов.
Сәхнәдән бик күп теләкләр яңгырады, җирле артистлар патриотик җырлар башкарды. Безнең республикабызда танылган җырчы, якташыбыз Рафис Кәлимуллин да сәхнәдән сугышчан рухны күтәрде. “Без ышанабыз, нурлатлылар сынатмаячак", – диде сәхнәдән Рафис Кәлимуллин.