Бүген, 28 октябрьдә, Нурлатта «Аталан» республика белем бирү форумы уза. Анда республиканың 12 районыннан вәкилләр катнаша: милли мәгариф компонентлы 100 дән артык мәктәп укучылары һәм 37 чуваш теле укытучысы.
Чараны оештыручылар әйтүенчә, форумның миссиясе – чуаш телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү милли идеясе тирәсендәге укучыларны берләштерү.
– Бүгенге очрашу сезнең өчен файдалы булсын, - дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев. - Сезгә туган телебезне саклауга зур өмет баглыйбыз.
Кунакларны сәламләп, Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров безнең районда чуаш телен өйрәнү һәм үстерү өчен барлык шартлар тудырылуын, аны мәктәпләрдә укытуларын, балалар бакчаларында милли төркемнәр оештырылуын билгеләп үтте.
– Һөнәри белем алганнан соң яшьләр туган якларына әйләнеп кайтсын һәм киләчәген төзсен өчен Нурлатта бик күп эш башкарыла, - диде Владимир Михайлович.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Лилия Сәхбиева да яшь татарстанлыларга үз теләкләрен белдерде.
Форумны ачу тантанасыннан соң укучылар, 8 командага бүленеп, танып белү квестларында катнашырга юнәлде. Ә бу вакытта педагоглар түгәрәк өстәл артында мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. «Яңа юнәлешләр яңа мөмкинлекләр: дәресләрдә циффрлы технологияләр куллану, иң яхшы тәҗрибәләр» дигән темага фикер алышу узды. Гомумән, форумда катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Ул Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеен, җирлекара үзәк китапханәне, Чувашия кунаклары Мальвина Петрова һәм Алексей Александровтан иҗади мастер-классларны үз эченә ала. Ә соңыннан чуаш телендә «Мимишки» мультсериалы презентациясе булачак.