2022 елның 28 октябреннән 31 октябренә кадәр Мәскәүдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» Берләшкән һөнәри осталык милли чемпионаты уза.
Татарстан Республикасы командасы составында Нурлат аграр техникумын тәмамлаган Никита Мосевнин бар. Ул «Белгечләр» категориясендә «Нәфис чигү» компетенциясендә көч сынаша. Чемпионатта катнашу өчен аны техникум укытучысы Энҗе Сотникова әзерләгән.
Чемпионатта безнең районнан тагын бер туып үскән Кира Климина катнаша. Ул кече бизнес һәм эшкуарлык колледжын тәкъдим итә. Элегрәк ул Чемпионатның муниципаль, Республика этапларын узды, аларның җиңүчесе булды. Хәзер «Эшкуарлык» компетенциясе буенча милли этапта катнаша.