Нурлат ЗАГСында 2022 елның апрелендә «Яңа туган сабыйга бүләк» дигән район акциясе старт алды.
27 октябрьдә Шәһәрнең Никахлашу сараенда быел июль һәм август айларында балалары туган 23 гаилә пары тәбрикләү кабул итте.
Нурлат районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова әти-әниләрне котлады.
Шуны искәртеп үтәргә кирәк, истәлекле бүләкне тапшыру атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә уза.