Быел әлеге хезмәт оешуга 70 ел тула.
29 октябрьдә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, быел хезмәткә 70 ел тула.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей датасы белән котлады.
"Гражданнарның сезнең хезмәткә ышанычы бик югары. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең эше җаваплылык, әзерлек таләп итә. Сезгә һәм якыннарыгызга, барыннан да элек, сәламәтлек, хезмәттә яңа уңышлар телим", - диде Алмаз Сәлим улы.
Ул ихлас теләкләр белән финанс-икътисад төркеменең баш бухгалтеры Галина Алексеевага һәм сак-янгын сигнализациясе электромонтеры Владимир Стебелевка Мактау грамоталары тапшырды. Район территориясендә җәмәгать тәртибен саклауда намуслы хезмәтләре өчен Сергей Ефимов, Игорь Пантелеев, Рәмис Сафиуллин, Марина Ярунгина, Мәрьям Илялова, Наилә Сәгъдиева, Илсур Шәйдуллин һәм Олег Ярунгин район Башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Нурлатта ведомстводан тыш сак бүлеге 1964 елда оеша. Бүгенге көндә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге 35ләп хезмәткәрне берләштерә. Алар 500-дән артык объектны саклауны тәэмин итә.
Тантаналы чара Нурлат районының ГХАТ бүлегендә узды, бүләкләүләр җирле артистлар чыгышлары белән чиратлашып барды.