2022 елның 8 ноябрендә сәгать 10:00да Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен чираттагы бушлай вебинар үткәрәчәк.
Булачак вебинарның темасы: «Гадиләштерелгән автомат салым салу системасын (алга таба-АУСН) куллану үзенчәлекләре».
Спикер итеп Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.
Вебинарда түбәндәге сораулар каралачак:
-- яңа махсус салым режимы һәм аның өстенлекләре,
-- аңа күчү һәм салым салуның башка режимнарына кире кайту үзенчәлекләре,
- яңа салым режимына бәйле башка актуаль мәсьәләләр.
Вебинар вакытында шулай ук шәхси кабинет күрсәтеләчәк.
Вебинар бушлай, анда теләсә кем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.