«Ак таяк» айлыгы кысаларында Җирлекара үзәк китапханәнең мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасының актив әгъзалары өчен «Без дөньяны ачык күңел белән күрәбез» дип исемләнгән очрашу оештырылды.
Ул җылы һәм уңайлы атмосферада үтте. Биредә махсус укучылар өчен китапханәчеләр интеллектуаль биремнәрдән торган шулай ук танып белү уеннарын да үз эченә алган конкурс программасы үткәрде. Розалия Смакова җитәкчелегендәге «Күңелле ноталар» ансамбле чыгышы очрашуның матур бизәге булды.
- Халыкара Ак таяк көне-сукыр һәм начар күрүче кешеләргә хөрмәт, ярдәм һәм шәфкать көне буларак билгеләп үтелә. Без аларның көндәлек тормышын җылы очрашулар һәм бәйрәм чаралары белән яктыртырга бик шат, – дип уртаклашты китапханәнең мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре.