Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Иҗтимагый советы ДНР һәм ЛНРга җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю акциясеннән читтә калмый.
Малыгин В.С. җитәкчелегендәге «Легенда» хәрби-патриотик клубы сугышчыларга бензин пычкысын һәм генераторны тапшырды.
Батыршина Л. Ф. сатып алган тукымадан исә, сугышчыларыбызга эчке кием тегәләр.
Бу әйберләрнең барысы да Нурлат районында яшәүчеләр тарафыннан җыелган гуманитар йөк белән бергә якын арада махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарга җибәреләчәк.