Үзәк китапханәдә язучының 90 еллыгына багышланган танылган рус язучысы В.И. Беловның тормышы һәм иҗаты белән танышу булды.
Язучының иҗади язмышы турында әңгәмә аның әдәби әсәрләрен сәхнәләштерү, Л.Парфеновның "Портрет фонында: Василий Белов"диалогы фрагментлары белән үрелеп барды. Очрашуда катнашучылар өчен интеллектуаль уеннар һәм башваткычлар ярдәмендә берничә бирем әзерләнде.
Очрашу барышында белемнәрне ныгытырга тиешле викторина чарада катнашучылар арасында иң игътибарлы тыңлаучыларны ачыклады, алар – Богдан Стручков, Булат Нигъмәтуллин һәм Ксения Барскова, Анастасия Минькина.