Дәрестә кибермошенниклыктан саклану һәм кибер киңлектә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды.
Соңгы вакытта халыкның финанс грамоталылыгын арттыру проблемасына зур игътибар бирелә. Финанс грамоталылыгы теләсә нинди яшьтәге кешеләргә кирәк. Пенсионерларга ул тупланган акчаларны оста куллану, финанс пирамидаларында акча югалтмау, вакытны һәм көчне саклый торган финанс коралларын кулланырга өйрәнү өчен кирәк. Урта яшьтәге кешеләргә финанс грамоталылыгы картлыкка акча туплауның дөрес стратегиясен эшләргә мөмкинлек бирәчәк, булган финанс чараларыннан нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр финанслар турында күзаллау алачак, бюджетны һәм акчаларны планлаштыру күнекмәләрен күтәрәчәк, киләчәктә мәгариф һәм торак сатып алуны финанслау проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.