Нурлатның 1нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.
Очрашуга Дмитровград станциясендә полиция линия бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция капитаны Венера Нетфуллованы чакырдылар.
Венера Идрисовна балаларга тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, укучылар белән бергәләп тимер юл инфраструктурасы объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар һәм кагыйдәләрне хәтердә камилләштерделәр, тимер юл транспортында балалар травматизмы сәбәпләрен карадылар.