Иртәгә, 27 октябрьдә, «Нурлат авторадиосы»ның туры эфирында кунакта «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы директоры Диләрә Куманяева булачак. ⠀
Программа кысаларында нурлатлылар спорт комплексының спорт секцияләре һәм түгәрәкләре эшчәнлеге турында иң актуаль мәгълүмат белән таныша, сәламәтлек өчен файдалы киңәшләр ала алачаклар.
«Нурлат авторадиосы»н Нурлатта 88.5 FM дулкынында тыңларга мөмкин.