«Авторадио-Нурлат» коллективы коммерциячел булмаган оешмаларны иң яхшы яктыртучылар конкурсында җиңү яулады

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Быел республика конкурсы алтынчы тапкыр үткәрелде.

Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс йомгаклары буенча бүләкләү булды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Авторадио-Нурлат»ның баш мөхәррире Алсу Усманова да бар.  Ул «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә беренче урынга лаек булды. 

Әлеге конкурсны ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы үткәрә. 2022 елда конкурска 161 эш килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International