Республика дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешкән нурлатлыларны бүген район Советының киңәйтелгән планеркасында бүләкләделәр.
Аларга бүләкләрне район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырды. Әйтик, баш мөхәррир-"Нурлат-информ" АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева, "РИТЭК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары - "ТатРИТЭКнефть"ТПП директоры Алексей Палий һәм нурлатлы Илнур Сәлахов "Ел хәйриячесе 2021" республика конкурсы дипломнарына лаек булдылар. Нурлат гимназиясенең технология укытучысы Наталия Кутузова һәм 9 нчы сыйныф укучысы Алина Ефимова 2021-2022 елларда «Яшь профессионаллар» X милли чемпионатында җиңү белән бәйле рәвештә бүләкләр алдылар.