Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры итеп Рафис Хәмзин билгеләнде.
Бу хакта бүген милекнең барлык формасындагы предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән планеркада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.
Рафис Рафик улы Хәмзин озак вакыт Нурлат районында җитәкче вазыйфаларда эшли, 2018 елның маеннан 2020 елның апреленә кадәр Нурлат шәһәре башкарма комитетын, 2020 елның апреленнән районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсен, 2020 елның октябреннән Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләде.