Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Биредә бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бүген, 24 октябрьдә, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә Нурлатта район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән традицион киңәйтелгән планерка узды.

Беренче сорау белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьеваны тыңладылар. Ул Нурлат муниципаль районында өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылырга тиешле гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин районда автомобиль юлларын кышкы карап тотуга әзерлек барышы турында хәбәр итте.

Аннан соң районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлова Нурлат муниципаль районы бюджетының 2022 елның 9 аенда керемнәр буенча үтәлеше, бурычлар турында һәм 2021 ел өчен исәпләүләр буенча физик затларның милек салымнарын җыю турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау мәсьәләсен район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина яктыртты.

Районның спорт мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева сөйләде.

«КАРБОН-ОЙЛ» ҖЧҖнең ЦДНГ начальнигы Роман Әхмәтҗанов «КАРБОН-ОЙЛ» җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде.

Бикүле һәм Якушкино авыл җирлекләре башлыклары Алсу Шакирова һәм Хәсибулла Хәмидуллин районның авыл җирлекләрендә алып барылган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

Планерка бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International