Әлеге акция Нурлат муниципаль районының барлык милек рәвешләрендәге предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка алдыннан район Советы бинасында оештырылды.
Монда, үзәк хастаханәнең медицина хезмәткәрләре теләгән һәркемгә кан басымын, пульсны һәм канның кислородка туену дәрәҗәсен үлчәделәр.
"Акциядә 54 респондент катнашты. Кан басымы 20 кешедә нормадан зуррак иде, шуларның 6сында критик хәл күзәтелде. Аларга ашыгыч ярдәм препаратлары тәкъдим иттеләр. Акция кешеләрнең үз сәламәтлекләренә игътибар итүләренә һәм үзвакытында диспансерлаштыруны уздыруга юнәлдерелгән», - диде Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова