Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләрен үстерү, даими слетлар үткәрү» проекты кысаларында Спартакиада узды.
Биредә яшь нурлатлылар мини-футбол, шашка, шахмат һәм нарда буенча көч сынашты. Һәркем уңай эмоцияләр алды, яңа танышлары да барлыкка килде. Спорт бәйрәмендә иптәшләрчә дусларча атмосфера хөкем сөрде.
Мини-футболда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллегенең җыелма командасы җиңү яулады, 2нче урынны – Нурлат аграр техникумы командасы, 3нче урынны чуаш милли берләшмәсенең яшьләр командасы яулады.