Нурлатта ата аналар комитетлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары рәисләренең район җыелышы узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Балалар иҗаты үзәгендә ата-аналар комитетлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары рәисләренең район җыелышы булды.

Биредә балаларны укыту һәм тәрбияләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Агымдагы елның 9 аенда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең, шулай ук балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрнең торышы һәм профилактика чаралары турында полиция башлыгының Нурлат районы буенча җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Юрий Осипов сөйләде.

Нурлат шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында тулы мәгълүмат бирде.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең кайнар ашына контроль оештыру тәртибе турында сөйләде.

Җыелышта шулай ук «Киләчәккә билет» проектына, ата-аналар комитетлары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International