Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе активистлары инициативасы белән Нурлат шәһәренең 9нчы мәктәбендә матур очрашу оештырылды.
Укучылар белән очрашуга Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, 9 нчы сыйныф яшь армиячесенең әтисе А.Ш. Мәхмүтов, бу мәктәпне тәмамлаган, Украинада катнашкан С. Михальчин, 2019нчы елда мәктәпне тәмамлаган, хәзер Украинада махсус операциядә катнашучы Богдан М.ның әнисе - Валентина Аркадьевна чакырылган иде.
Кыюлык, катлаулы хәлләр турында сөйләштеләр ... илебезнең киләчәге турында.
Укучылар кунакларны игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, аларга уңышлар, күңел күтәренкелеге теләделәр.