Нурлатта гимназиянең 1В сыйныфында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева табигатьне саклау темасына багышланган дәрес үткәрде.
«Без» заманча экологик проблемалар», хәзерге дөньяның глобаль проблемасы – калдыкларның гигант саны барлыкка килү, флора һәм фауна, теге яки бу эшләнмәләрнең тулысынча таркалу-таркалмавы, чүп – чарны аерым җыю, чүп-чарны аеру станцияләре эшен оештыру турында сөйләштек", - диде Венера Гамир кызы. Балалар рәхәтләнеп экологны тыңлады, үз сорауларын да бирделәр.