Нурлаттан Татьяна Ямугина махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы киемнәр тегә

2022 елның 22 октябре, шимбә

Хатын-кызның инициативасы волонтерлык хәрәкәтенә әверелде.

Илнең күп кенә шәһәрләрендә махсус хәрби операция башлангач, “Үзебезнекеләр өчен тегәбез" акциясен башлап җибәрделәр, мин дә бу изге эштә битараф кала алмадым – инициативалы нурлатлылар өчен телеграмм-каналда төркем булдырдым. Соңыннан «Игелек тартмасы» турында ишеттем, көчләрне берләштерергә булдык, – дип уртаклашты Татьяна Ямугина.

Күптән түгел генә илткән гуманитар ярдәм белән сугышчыларга 20 толстовка һәм 10нан артык балаклава тегеп җибәргән.

- Нурлатлылардан җыелган акчага без флис тукымасы һәм тегүчелек өчен кирәкле бөтен фурнитураны сатып алдык, боларның барысына да 13 мең сумнан артыграк акча китте. Шәһәр ательеларының берсендә эшләүче тегүчеләр һәм Елена шунда ук булышырга алындылар. Дөресен әйткәндә, Еленаның фамилиясен дә белмим – без таныш түгел, барыбызны да уртак эш берләштерде,- дип дәвам итте Татьяна.

Хәер, нурлатлылар кием-салым, медикаментлар, акча гына җыеп калмыйча, азык-төлек продуктларын да күпләп әзерләгәннәр. Чулпан авылыннан Альбина Мәхмүтованы аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Ул сугышчыларга консервлар, коры паеклар ясаган, җиләк-җимеш киптергән, чикләвекләр әзерләгән. Ашларга заправкалар ясау өчен хәтта 2 атналык ял да алган, бу эштә аңа туганнары зур ярдәм күрсәткән.

– Борщ, рассольник һәм фасоль ашлары өчен 30дан артыграк банка заправка әзерләдек, һәр банкага тәмләткечләр салынган төргәкләр ябыштырдык. Егетләргә витаминлы ризык та булсын өчен, алмалар һәм җиләкләр киптердек. Аларны күпсанлы нурлатлылар китергән конфетлар һәм чикләвекләр белән пакетларга тутырдык. 500дән артыграк булды, - дип уртаклашты Альбина Мәхмүтова. Бу эштә аңа әнисе Дания Хатыйп кызы, 14 яшьлек кызы Лилияна һәм абыйсы Алмаз ярдәм иткән.

– Абыебыз Ислам да читтә калмады, теге яки бу продуктны алып кайту өчен, көн саен машинасы белән Чулпаннан Нурлатка йөрде, - дип дәвам итте Альбина. - Әгәр дә һәркайсыбыз уртак эшкә үзеннән әз генә өлеш кертсә дә, сугышчыларга Ватанны сакларга җиңелрәк булачак.

Лаеклы ялда булса да, Заречный авылыннан Лариса Меркулова җәмәгать башлангычларында Заречный авыл җирлеге хезмәткәрләренә төрле чаралар оештыруда булыша. Мессенджерларның берсендәге чаттан нурлатлыларның солдатлар өчен кирәкле әйберләр җыюны оештырулары хакында белгәч, үз авылларында да актив эшчәнлек башлаган.

- Әүвәл авыл кибетенең сәүдә киштәсенә кәгазь тартма куеп, тышына «Игелек тартмасы» дип яздым, аннары телеграмм-каналдагы чатны да шулай дип атадык. Шул ук вакытта девизны да уйлап таптык: “Үзеңә сатып аласыңмы – солдатка да ал". Авылдашлар кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәләр: тозланма-кайнатмалар, кием-салым һәм тагын күп әйберләр китерәләр. Кемдер матди яктан булыша, акчалар да күчерәләр. Берничә хатын-кыз безнең егетләргә җылы оекбашлар бәйләргә алынды. Әйтик, Мария Прокопьевна Стожарова хәтта авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларга да бармый, янәсе, вакытны әрәм итмим, оекбашлар бәйләмим, – дип сөйләде Лариса Михайловна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International