Нурлат шәһәрендә агачлар утырту көне үтте

2022 елның 22 октябре, шимбә

Бүген, 22 октябрьдә, Нурлат районы Башкарма комитетының, бюджет учреждениеләренең барлык хезмәткәрләре-барлыгы 150ләп кеше агач утырту буенча өмәгә чыкты. Җәмәгать пространстволарын яшелләндерү акциясе шәһәрнең дүрт ноктасында, аерым алганда тимер юлчылар микрорайоны скверында, үзәк паркта, Совет урамында һәм Шашин урамындагы шәһәр күле территориясендә узды. Акция кысаларында барлыгы 400гә якын миләш, юкә, каен, чыршы утыртылды.

Тимерьюлчылар микрорайоны скверында агач утыртуга төзелеш, торак сәясәте, шулай ук төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлекләре хезмәткәрләре җәлеп ителде. Биредә алар чәчәк түтәлләрен чистартты, кышка җылытты, шулай ук территориядә 35ләп зәңгәр чыршы утыртты.

"Реконструкция кысаларында кварталара керү юлы ясалган Совет урамы буенча без миләш агачлары утыртабыз. Биредә югары вольтлы линияләр уза, шуңа күрә нормалар буенча түбән буйлы куакларны гына утыртырга кирәк», – диде архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Марсель Гәрәев.

"Барлык агачлар да үсеп, безнең матур һәм яшел шәһәребезне тагын да бизәрләр дип өметләнәбез", - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәрринә Сәйфетдинова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International