Нурлаттан мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркеме күнекмәләр уздыру полигонына китте

2022 елның 22 октябре, шимбә

Бүген, 22 октябрьдә, шәһәр хәрби комиссариатыннан өлешчә мобилизациягә эләккән нурлатлыларның чираттагы партиясе юлга кузгалды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде. «Форпост» үзәге, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте, «Сугышчан туганлык» әгъзалары да бар иде.

Сәламләү сүзе белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов чыгыш ясады.

"Егетләр, – дип мөрәҗәгать итте ул хәрби хезмәткә чакырылучыларга, - Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сез чын ирләр, сугышчылар. Боерык чыккач, повестка килгәч, сезнең берегез дә кире какмады, хәрби комиссариатка килде, һәм бүген намус һәм хөрмәт белән хәрби хезмәткә китә. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, барлык нурлатлылар сезне өйләрегездә һәрчак көтеп торсын".

Мобилизацияләнүчеләргә шәһәр һәм районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Ватанга хезмәт итегез. Иң мөһиме-үзегезне саклагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз. Шуны онытмагыз: сезне өйдә көтәләр», – диде ул.

Бу сүзләр мобилизацияләнүчеләр киткән автобусны озатырга килгән һәркемнең теләкләре белән аваздаш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International