Нурлатта Мәүлет бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 22 октябре, шимбә

Мәүлид ан-Нәби яки пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне уңаеннан үткәрелгән чаралар октябрь ае дәвамында билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә район мәчетләренең имам-хатыйблары, ислам нигезләре укытучылары, мәчет каршындагы курсларда дини белем алучы нурлатлылар катнашында бәйрәм оештырылды. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов һәм район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов барлык катнашучыларны изге бәйрәм белән котлады.

Рәсми өлештән соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы Роза Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге «Илһам» ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International