Шәһәребезнең тимерьюлчылар микрорайоны Куйбышев урамында ишегалдын кулланылышка тапшыру тантанасы узды.
Сквердагы яңа сәхнәдән җырлар, котлаулар яңгырады, аниматорлар балалар һәм өлкәннәрнең күңел күтәрде. Аларның программасы, һәрвакыттагыча, кызыклы һәм мавыктыргыч булды: хәрәкәтчән уеннар һәм дәртле музыка олысын да кечесен да җәлеп итте. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин микрорайон халкын мөһим вакыйга белән котлады. «Безнең ишегалды программасы бу йортларда яшәүче кешеләрнең 100 процентына кагыла. Ишегалларының ничек үзгәрүен, ничек яңаруларын барыгыз да күрәсез. Әлеге программаны гамәлгә ашырган өчен без республика Президентына рәхмәтле. Бездә әлеге программа өч ел тормышка ашырыла, бу вакыт эчендә Нурлатта 60тан артык ишегалды ремонтланды. Өч ел дәвамында шундый бәйрәмнәр үткәрәбез, дип әйтсәк тә була», - диде ул һәм шунда ук район Башлыгының Мактау грамоталарын, намуслы хезмәтләре, “Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыруда куйган хезмәтләре өчен микрорайонның иҗтимагый тормышы активистларына рәхмәт хатларын тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Мактау грамоталарын тапшырды.